+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 Января 2025, 05:20

"Сүзләр эшләрдән аерылмасын"

Документларда теркәлгән гомумдәүләт проектлары максатларына ирешү күрсәткечләре тормыш чынбарлыгыннан аерылырга тиеш түгел: нәкъ менә реаль нәтиҗә буенча бәя бирергә кирәк. Моны Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә ассызыклады.

"Сүзләр эшләрдән аерылмасын""Сүзләр эшләрдән аерылмасын"
"Сүзләр эшләрдән аерылмасын"
Дәүләт башлыгы "барлык билгеләнгән максатлар"ны мөһим дип атады. "Монда документларның тормыш чынбарлыгыннан аерылмавы бик мөһим. Инде берничә тапкыр әйткәнемчә, нәтиҗәләрне кәгазьләр буенча түгел, ә безнең тарафтан күрелгән гамәлләр, уздырыла торган чаралар конкрет кешеләрнең тормышында ничек чагылыш табуы буенча бәяләячәкбез, - диде дәүләт башлыгы. - Нәкъ менә шуннан чыгып эш итүегезне үтенәм".

"Планнар - планнар белән, проектлар - проектлар белән, ә тормыш - үзеннән-үзе, - менә шулай булырга тиеш түгел. Барысы да реаль нәтиҗәгә багышланырга тиеш, ә реаль нәтиҗә ил гражданнарының безнең эшне ничек бәһаләве буенча бәяләнәчәк", - дип йомгаклады ул.

Фото: "РИА Новости"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас