+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 гыйнвар 2025, 05:38

"Елны уңышлы тәмамладык"

Президент Владимир Путин видеоконференция режимында икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.

"Елны уңышлы тәмамладык""Елны уңышлы тәмамладык"
"Елны уңышлы тәмамладык"

"Без икътисади мәсьәләләр буенча быел беренче киңәшмә уздырабыз. Бүген узган елга реаль сектордагы, финанс, шул исәптән бюджет өлкәсендәге хәлләргә кагылышлы якынча нәтиҗәләр ясарга тәкъдим итәм.

Узган ел Русия икътисады өчен шактый уңышлы булды. Төп макроиндикаторлар дәүләтнең, эшлекле даирәләрнең җаваплы, исәпләнгән һәм уртак тырыш гамәлләре нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәгә ирештек. Без бүген аларны тагын бер кат җентекләп тикшерербез.

Ләкин башта федераль бюджетның торышы турында берничә сүз әйтергә телим. Бәяләүләр буенча, аның дефициты узган елдагы эчке тулаем продуктның 1,7 процентын тәшкил иткән. Бу кулай дәрәҗә, бигрәк тә кайбер алга киткән икътисадларның дәүләт финансларындагы хәлләр фонында.

Бәяләүләр буенча, 2024 елда бюджет кытлыгы тулаем эчке продуктка карата түбәндәгечә тәшкил иткән: АКШта һәм Франциядә – 6,2, Италиядә – 3,8, Япониядә – 3,7, Германиядә – 2,2 процент.

Шуны да өстим, мондый күрсәткеч, безнең күрсәткеч, 2025 елдан 2027 елга кадәр Русия бюджетын формалаштырганда салынган проектировкаларга туры килә.

Узган елда нефть һәм газ сатуга бәйле булмаган бюджет керемнәре арткан: алар 26 процент өстәгән һәм 25,6 триллион сум тәшкил иткән. Бу Хөкүмәт көз уйлаганнан 800 миллиард сумга диярлек күбрәк. Димәк, дәүләт казнасы өчен инде агымдагы елда ук ышанычлы керем базасы формалаша, ул чимал базарларында тышкы конъюнктурага күпкә азрак бәйле", - диде ул.

Фото: kremlin.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас