-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар 2025, 15:23

«УралСтройИндустрия" форумы: киләчәктә санлы технологияләр

19 февральдә Уфада «УралСтройИндустрия» Халыкара форумы мәйданчыгында «Төзелештә санлы технологияләр» секциясе узачак, ул инновацияләр һәм төзелеш тармагының киләчәге белән кызыксынучылар өчен үзенчәлекле вакыйга булырга вәгъдә итә.

«УралСтройИндустрия" форумы: киләчәктә санлы технологияләр
«УралСтройИндустрия" форумы: киләчәктә санлы технологияләр

- Форумда санлы технологияләргә аерым игътибар биреләчәк, чөнки алар - бу өлкәдә прогрессның мөһим драйверы. Федераль Төзелеш министрлыгыннан һәм илнең башка төбәкләреннән чакырылган спикерларга секциядә катнашырга риза булулары өчен рәхмәт. Аларның тәҗрибәсе һәм абруе фикер алышуның югары дәрәҗәсен һәм күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятен гарантияли, - дип билгеләп үтте Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.

«Төзелештә санлы технологияләр» секциясе тәҗрибә уртаклашу, актуаль проблемалар турында фикер алышу һәм эшкуарлар өчен яңа чишелешләр эзләү өчен яхшы мәйданчык булачак. Форумда катнашучылар санлаштыру өлкәсендәге соңгы казанышлар турында белә, алдынгы технологияләр белән таныша һәм һөнәри элемтәләрне ныгыта алачак.

Чара Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайликның сәламләү сүзе белән ачылачак. Секциянең модераторы булып федераль министрның киңәшчесе, Компетенцияләр үзәге җитәкчесенең төзелеш тармагын санлы трансформацияләү буенча урынбасары Елена Звонарева чыгыш ясаячак. Ул төзелеш тармагының санлы мәдәниятендә төбәк хакимиятләренең роле турында сөйләячәк.

Башкортстанның төзелеш тармагында компетенцияләр үзәге вәкилләре, Дагстан Республикасының, Магадан, Саратов өлкәләренең шушы юнәлештәге әйдәүче институтлары җитәкчеләре һәм киңәшчеләре үзләренең тәҗрибәләре һәм киләчәктә төзелешне ничек күзаллаулары белән уртаклашачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас