+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль 2025, 12:40

Владимир Путинга ышаныч белдерәләр

Русиялеләрнең 78 проценттан артыгы Президент Владимир Путинга ышаныч белдергән. Бу Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) бастырган мәгълүматлардан күренә.

Владимир Путинга ышаныч белдерәләр
Владимир Путинга ышаныч белдерәләр
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматы буенча, бер атна эчендә дәүләт башлыгына ышаныч дәрәҗәсе үзгәрмәгән һәм 78,1 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 74,9 проценты Русия лидеры эше турында уңай фикер белдергән.

Билгеләп үтелгәнчә, бер атна эчендә Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин һәм Министрлар кабинеты эшчәнлеген уңай бәяләү дәрәҗәсе арткан (плюс 1,9 һәм 0,4 процент).

Элегрәк Кремльдә, Русия Президенты Владимир Путинның югары рейтинглары халыкның аны хуплавы турында сөйли, дип белдерделәр.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас