+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
5 февраль 2025, 11:11

Балаларга тәмәке сатсаң, 2 миллион сум штраф түләячәксең!

Әлеге законга ил Президенты Владимир Путин кул куйды.

Балаларга тәмәке сатсаң, 2 миллион сум штраф түләячәксең!
Балаларга тәмәке сатсаң, 2 миллион сум штраф түләячәксең!

Президент Владимир Путин балигъ булмаганнарга тәмәке, вейп һәм кальян саткан өчен 2 миллион сумга кадәр штраф каралган законга кул куйды. Документ хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган.

Закон нигезендә Административ хокук бозулар турында кодексның 14.53 мәддәсе буенча балаларга тәмәке һәм никотинлы продукция, шулай ук аны куллану өчен җайланмалар саткан өчен административ җаваплылыкны катгыйландырдылар.

Бу төр хокук бозулар өчен штрафлар түбәндәгечә арттырылды:

физик затлар өчен - максималь 60 меңнән 300 мең сумга кадәр;
вазыйфалы кешеләр өчен - 300 меңнән 700 мең сумга кадәр;
юридик берәмлекләр өчен - 600 меңнән 2 млн сумга кадәр.

Фото: rbc.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас