Яклар сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм ныгыту перспективалары турында фикер алышты.
Александр Лукашенко ассызыклаганча, Беларусь белән Башкортстан арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, кайбер уртак технологик проектлар бар.
- Дөресен генә әйткәндә, без узган елда товар әйләнешен 5-6 процентка киметтек, - диде Александр Лукашенко. - Быел аны үстерергә һәм үзебез ирешкән 315-320 млн долларны узып китәргә бурычлы.
Беларусь Президенты билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында эшләү уңайлы. Алар арасында - тракторлар, троллейбуслар, трамвайлар һәм башка техниканы бергәләп җитештерү.
Александр Лукашенко, шулай ук, товар әйләнешен алга таба үстерү потенциалын югары бәяләде.
- Башкортстан - безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге, без аның белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Беренчедән, ул бик алга киткән. Икенчедән, бу - Русиянең Европа территориясе үзәге һәм, сездә эшләгәндә, без күрше төбәкләрдә дә эшләячәкбез дип санарга мөмкин. Әгәр без ниндидер мәсьәләләр буенча килешсәк, шикләнмәгез, без, һичшиксез, үз йөкләмәләребезне үтәячәкбез, – диде Александр Лукашенко.
Радий Хәбиров Беларусь Президентына делегацияне җылы кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук дәүләт җитәкчесен 2025 елның гыйнварында узган сайлауларда җиңүе белән котлады.
– Без моны Беларуссия өчен генә түгел, гомумән, ике дәүләт өчен дә бик мөһим вакыйга дип саныйбыз, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенең югары әһәмиятен ассызыклады.
Очрашуда шулай ук уртак инвестицион кластер булдыру, пилотсыз очу аппаратлары җитештерүне үстерү һәм туристик алмашуны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.