+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 февраль 2025, 17:10

Радий Хәбиров Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салды

7 февральдә Беларуська эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республиканың рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, Минскидагы Җиңү монументына чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салды
Җиңү монументы 1954 елда Җиңү мәйданында Икенче Бөтендөнья сугышы елларында сугышкан Кызыл Армия сугышчылары һәм партизаннарның батырлыгы истәлегенә урнаштырылган.

Биеклеге 40 метр чамасы булган һәйкәл соры гранит белән тышланган. Обелиск постаментының дүрт кыры бронза горельефлар белән бизәлгән. Монументның башында Җиңү ордены сурәте тора. 1961 елның июлендә обелиск нигезендә Мәңгелек ут кабыздылар.

Монумент җир астында боҗралы әйләнмә галерея белән әйләндереп алынган, ул сугыш елларында һәлак булган геройларга багышланган түгәрәк мемориаль залга күчә. Үзәктә - эчтән яктыртылган нәфис пыяладан венок - Мәңгелек хәтер уты символы.

Фото: правительстворб.ру

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас