+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 февраль 2025, 04:35

“Башкортстан безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге!”

Республиканың рәсми делегациясе белән очрашуда Беларусь Президенты Александр Лукашенко шулай дип белдерде

“Башкортстан безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге!”“Башкортстан безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге!”
“Башкортстан безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге рәсми делегация эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды.

Эш сәфәренең максаты – Башкортстан һәм Беларусь власть органнары белән бизнес арасында икътисадның төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать кооперациясен киңәйтү, мәдәни-гуманитар һәм туризм өлкәләрендә бәйләнешләрне ныгыту.

Тәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республиканың рәсми делегациясе вәкилләре белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, Минскидагы Җиңү монументына чәчәкләр салды.
Арытаба Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очрашты.
Радий Хәбиров Борис Грызловка Башкортстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы якларның хезмәттәшлекне күптән һәм уңышлы киңәйтүен ассызыклады. Югары дәрәҗәдәге очрашулар даими уза, ә аралашу тәгаен нәтиҗәләр бирә.

– Беларусь безгә якыная бара – сәнәгать кооперациясе нигезендә яңа проектларга, шулай ук социаль һәм мәдәни башлангычларга нигез салына, – диде Радий Хәбиров.
Яклар икътисади элемтәләргә аерым игътибар юнәлтте. Соңгы елларда Башкортстан Беларусь продукциясе өчен базарны актив ача. Республикада инде 80нән артык кибет эшли, аларда – азык-төлек продуктларыннан алып, җиңел сәнәгать товарларына кадәр – Беларусь товарлары сатыла.

– Башкортстан – күп юнәлешләр буенча югары дәрәҗәгә ирешүче Русия субъектларының берсе. Мәсәлән, 2023 елда Уфада узган Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы моның уңышлы үрнәге булды, – диде үз чиратында Борис Грызлов.

– Республика сәнәгатьне һәм экспортны актив үстерә.

Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенконың эшлекле очрашуы үтте.

Александр Лукашенко ассызыклавынча, Беларусь белән Башкортстан арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, кайбер уртак технологик проектлар бар.

– Дөресен генә әйткәндә, без узган ел товар әйләнешен 5-6 процентка киметтек, – диде Александр Лукашенко. – Быел аны үстерергә һәм үзебез ирешкән 315-320 миллион долларны узып китәргә бурычлыбыз.

Беларусь Президенты билгеләп үтүенчә, Башкортстан белән уртак проектларны гамәлгә ашыру кысаларында эшләү уңайлы. Алар арасында – берлектә тракторлар, троллейбуслар, трамвайлар һәм башка техника җитештерү.
Александр Лукашенко, шулай ук, товар әйләнешен арытаба үстерү мөмкинлекләрен югары бәяләде.

– Башкортстан – безнең өчен Русиянең бик мөһим төбәге, без аның белән хезмәттәшлек итәргә телибез, – диде Александр Лукашенко.
Радий Хәбиров Беларусь Президентына делегацияне җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде, шулай ук дәүләт җитәкчесен агымдагы елның гыйнварында узган сайлауларда җиңүе белән котлады.

– Без моны Беларусь өчен генә түгел, гомумән, ике дәүләт өчен дә бик мөһим вакыйга дип саныйбыз, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенең югары әһәмиятен ассызыклады.

Очрашуда, шулай ук, уртак инвестицион кластер булдыру, пилотсыз очу аппаратлары җитештерүне үстерү һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьә­ләләре буенча фикер алыштылар.

Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Беларусь Премьер-министры Роман Головченко белән эшлекле очрашуы үтте.

Беларусь Премьер-министры Баш­­кортстан җитәкчелегенә нәти­җәле хезмәттәшлекне үстерү өчен рәхмәт белдерде.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча сәүдәнең тотрыклы булуын билгеләп үтәргә кирәк, бу – хезмәттәшлекнең иң мөһим күрсәткечләренең берсе. Без бер-беребезне уңышлы тулыландыра торган темалар таптык, – диде Роман Головченко. – Мө­нәсәбәтләр тиз үсә, яңа проектлар барлыкка килә. Беренче чиратта
бу – сәнәгать хезмәттәшлеге.

Роман Головченко “Горожанин” маркалы троллейбуслар җитештерү буенча Минск автомобиль заводы белән Уфа трамвай-троллейбус заводының уртак проектының яхшы үсеш темпларын билгеләде, шулай ук Уфаның трамвай паркын яңарту максатыннан “Белкоммунмаш” заводы белән яңа проект оештырырга тәкъдим итте.

Радий Хәбиров Беларусь Премьер-министрының уртак башлангы­ч­ларны гамәлгә ашыруда шәхсән катнашуын югары бәяләде.

Машина төзү белән бәйле инвестпроектлардан тыш, яклар туризм өлкәсендә арытаба да хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

– Без Беларусьны Башкортстан туристлары өчен якты, уникаль, кунакчыл төбәк буларак кабул итәбез, – диде Радий Хәбиров. – “Башкортстанда һәм Белоруссиядә озын гомерлелек” проектын дәвам итәчәкбез һәм быел аңа “Мәктәп туризмы” программасын өстәячәкбез. Ягъни, Беларуська балалар өчен дә турлар оештырачакбыз.

Беларуська сәфәр кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров журналистлар белән әңгәмәдә республика делегация­сенең Минскидагы эше һәм Беларусь партнерлары белән яңа уртак проектлар турында сөйләде.

– Әгәр соңгы берничә елдагы Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәт­ләрен карасак, без мөмкинлекләрне тикшерү, элемтәләр урнаштыру, эшне оештыру өчен кирәкле институтлар һәм структуралар формалаштыруны үз эченә алган башлангыч этапны уздык, дип әйтергә була. Хәзер без тирәнтен кооперация һәм интенсив үзара гамәлләр траек­ториясенә чыктык, – диде төбәк җитәкчесе. – Очрашуларда хезмәт-т­әшлекне үстерү буенча “юл картасы”ның төп нигезләмәләре турында фикер алыштык. Куелган бурычларны үтәргә тиешбез. Мәсәлән, Беларусьның җиңел сәнәгать товарларына үзебезнең базарны ачу юлыннан барабыз. Бу эшне тагын да активрак алып барачакбыз.

Туризм өлкәсе турында да фикер алыштык. Өлкән яшьтәге кешеләргә “Башкортстанда һәм Белоруссиядә озын гомерлелек” программасы кысаларында бирегә килергә мөмкинлек ачылды. Һәм хәзер Беларусь Хөкүмәтенә СВО ветераннары өчен дә шундый ук программа оештырырга тәкъдим иттек. Туристлар килгәндә, икътисад та эшли. Шуңа күрә Беларусь ягы бу юнәлештә үз мөм­кинлекләрен өйрәнәчәк.

Моннан тыш, спорт өлкәсендәге проектлар турында да фикер алыштык. Яңа Көрәш сарае мәй­данчыгында көрәшнең кайбер төрләре буенча үсмерләр арасында зур турнир оештырырга килештек. Гомумән алганда, һәр мәсьәләне ахырына кадәр җиткерергә тырышабыз, – диде Радий Хәбиров.

Шул ук көнне Минскида Башкортстан белән Беларусь хезмәттәшлеге буенча эшлекле төркем утырышы барышында уртак проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм ике республика арасындагы мөнәсә­бәтләрне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Утырышта Хөкүмәт әгъзалары, власть органнары, бизнес һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.

– Узган ел Башкортстан белән Беларусь арасындагы мөнә­сәбәтләргә 25 ел тулды. Чирек гасыр эчендә тугандаш республика һәм аның халкы үзләрен безнең төбәк өчен ышанычлы партнер буларак күрсәтте. Беларусь безнең союздаш илләр бишлегенә керә. Без төрле юнәлешләрдә күпсанлы уртак проектларны үстерәбез һәм киләчәктә алар тагын да күбрәк булыр дип ышанам, – диде беренче вице-
премьер, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Белоруссиядән эшче төркем рәисе, Беларусьның нефть һәм химия буенча дәүләт концерны башлыгы Илья Икан белдерүенчә, утырыш узган елга нәтиҗә ясарга һәм киләчәккә стратегик юнәлеш билгеләргә мөмкинлек бирә.

– Соңгы елларда делега­цияләрнең югары дәрәҗәдә үзара очрашулары даимигә әверелде. Әлеге элемтәләр файдасына икътисади хезмәттәшлек, сәнәгать кооперациясе һәм сәүдә мәсьәләләренең киң исемлеге төзелә, – диде Илья Икан.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева үз чыгышында Беларусь Республикасының уртак проектларны үстерү буенча алдынгы позициядә торуын билгеләп үтте. Башкортстан белән Беларусь арасындагы Озайлы хезмәттәшлек программасы мөнә­сәбәтләр активлыгының иң ачык күрсәткечләреннән берсе булды.

– Программа 22 төп юнәлеш буенча 238 чараны үз эченә ала, аларның яртысыннан күбрәге үтәлгән. Хезмәттәшлек Уфа белән Минск арасында туры авиаэлемтә урнаштырудан башланды. 2023 елдан атна саен туры рейслар җибәрелде һәм бу вакыт эчендә 90 рейс башкарылды, алар 15 меңнән артык пассажирны хезмәтләндерде, — диде Маргарита Болычева.

Шулай ук, Маргарита Болычева төп өлкәләрдә ике яклы үзара хезмәттәшлеккә нәтиҗә ясады. Башкортстанның тышкы икътисад ведомствосы җитәкчесе машина төзү һәм нефть химиясе производствосын сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләренең берсе дип атады.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас