+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 февраль 2025, 09:45

Путин Трамп белән телефоннан сөйләште

Русия Президенты Владимир Путин Америкадан коллегасы Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшү үткәрде. Дәүләт башлыкларының әңгәмәсе сәгать ярым чамасы дәвам итте.

Путин Трамп белән телефоннан сөйләште
Путин Трамп белән телефоннан сөйләште
Алар Русия һәм АКШ гражданнарын алмашу белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. АКШ Президенты Путинны, Америка ягы барлык ирешелгән килешүләрне үтәячәк, дип ышандырды.

Моннан тыш, Украинадагы хәлне җайга салу темасы каралды. Дональд Трамп сугыш хәрәкәтләрен тизрәк туктату һәм проблеманы тыныч чаралар белән хәл итү яклы булуын белдерде.

«Владимир Путин, үз чиратында, конфликтның беренче сәбәпләрен бетерү кирәклеге турында телгә алды һәм Дональд Трамп белән озак вакытлы тынычлыкка анык сөйләшүләр юлы аша ирешелергә мөмкин булуы белән килеште», — дип билгеләп үтелә Кремль хәбәрендә.

Русия Президенты, шулай ук, Америка дәүләте башлыгының «безнең илләрнең бергә эшләр вакыты җитте» дигән төп тезисларының берсен хуплады.

Әңгәмә барышында Якын Көнчыгыштагы хәлне җайга салу, Иран атом-төш программасы, шулай ук икътисад өлкәсендә ике яклы Русия-Америка мөнәсәбәтләре темалары кузгатылды.

Владимир Путин Дональд Трампны Мәскәүгә чакырды һәм Русиянең үзара кызыксыну тудырган эш юнәлешләре буенча Америка вазыйфалы кешеләрен кабул итәргә әзер булуын белдерде, шул исәптән Украинадагы хәлне җайга салу темасын да кертеп.

Ил башлыклары шәхси элемтәләрне дәвам итү турында килеште.

Фото: rbc.ru

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас