+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 февраль 2025, 13:52

Хәвефсезлек турында сөйләшү узды

Ташкын, янгын һәм башка бәла-казаларга әзер булырга кирәк.

Хәвефсезлек турында сөйләшү узды
Хәвефсезлек турында сөйләшү узды

Русия Президенты Владимир Путин Хәвефсезлек советының даими әгъзалары белән видеоэлемтә аша сезонлы табигый бәла-казалар уңаеннан оператив киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

"Язын, ә аннары җәен бездә, билгеле булганча, гадәттән тыш хәлләр белән бәйле проблемалар күп була. Бу су басулар да, янгыннар да - барысы да, кызганычка каршы, котылгысыз. Әйдәгез, бүген бу хакта фикер алышыйк", - диде Владимир Путин кереш сүзендә.

Очрашуда доклад белән гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин, Федерация Советы һәм Дәүләт думасы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, шулай ук Хәвефсезлек советының башка даими әгъзалары катнашты.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас