Бүген Башкортстан Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кытай, Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләр белән актив хезмәттәшлек итә. “Моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, безнең белән дөньяның яртысыннан артыгы эшли. Санкцияләрнең алга баруыбызны тоткарлый алмавы һәркемгә дә аңлашылды инде”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров бер очрашуда.
Республика Башлыгы белдерүенчә, Башкортстан Белоруссия белән мөнәсәбәтләрне аеруча актив үстерә. Уфада зур уңыш белән Русия һәм Белоруссия төбәкләре форумнары үтте. Шулай ук, Казахстан белән мөнәсәбәтләр үсеш кичерә. Икътисади, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барыла. Былтыр Уфада Русия белән Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлекнең унынчы форумы узды.
Республиканың барлык товар әйләнешенең дүрттән бер өлеше туры килгән лидерларның берсе – Кытай. Радий Хәбиров бу илне гаять зур финанс ресурслары, алдынгы технологияләр һәм компетенцияләр белән көчле партнер, дип атады. Кытай инвесторлары белән анык проектлар турында фикер алышулар бара.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты. Башкортстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрнең киң спектры буенча тотрыклы рәвештә үсә. Икътисади һәм гуманитар элемтәләр ныгый, экспертлар фикеренчә, бу киләчәккә зур мөмкинлекләр ача.
– Үзбәкстан – республиканың төп партнерларының берсе, без аның белән сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итәбез. Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан белән Үзбәкстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 20 процентка артты. Бу – яхшы күрсәткеч. Үзбәкстан территориясендә уртак технопарк ачу, Башкортстанда цемент заводы төзү, йомшак төргәкләр, газ баллоннары җитештерү турында сөйләшүләрне дәвам итәбез. Берьюлы берничә уртак проект эштә, алар безнең хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Башкортстан белән Үзбәкстан, сәүдәдән тыш, сәнәгать кооперациясен үстерергә планлаштыра. Узган елның 11 аенда ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2023 елның гыйнвар-ноябре белән чагыштырганда, 19,8 процентка артып, 183,1 миллион долларга җиткән, Үзбәкстаннан импорт 68,5 процентка арткан. Бу юнәлештә “Уральский луч” Үзбәкстан компаниясе кебек уртак предприятиеләр мөһим роль уйный, ул Русиягә 1 миллиард сумнан артык күләмдә яшелчә продукциясе китерә. Үзбәкстан инвесторы БДБ илләре, Азия һәм Якын Көнчыгыш компанияләре өчен күпләп азык-төлек базары һәм сәүдә йортлары төзү өчен Уфа янында җир участоклары сатып алган.
Шушы чорда азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы экспорты — 96,3, машина һәм җайланмалар экспорты –– 26,9, текстиль экспорты 8,3 процентка арткан. Агрокомплекста шикәр, он, арпа һәм сөт продукциясе экспорты арттырылган.
Үзбәкстанның “Технопарк” компаниясе тиздән Уфада шоурум ачачак, анда лифт, эскалатор, суыткыч һәм климат җиһазларының киң спектры тәкъдим ителәчәк. Фирганә өлкәсендә уртак технопарк булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Ә Ташкент өлкәсендәге “Чирчик” технопаркы территориясендә Уфа предприятиесе ягулык присадкалары җитештерүне урнаштырырга планлаштыра.
Узган елның көзендә Уфада “Салом Ташкент” рестораны ачылды. “SHAH-POLAN” Үзбәкстан холдингы Башкортстанда елына 2,5 миллион тонна җитештерүгә сәләтле цемент заводы төзергә ниятли. Шулай ук, 720 миллион сум инвестицияләр белән йомшак төргәкләр җитештерү проекты карала. Быел майда Уфада текстиль продукциясен сату өчен Наманган өлкәсенең сәүдә йортын ачарга планлаштыралар. “Мега” сәүдә үзәге территориясендә чит ил җитештерүчеләре текстиль продукция ассортиментын, шул исәптән эшлекле костюмнар, күлмәкләр һәм пальтолар тәкъдим итәчәк. Безнең җитештерүчеләр исә анда производстволар төзи. 2030 елга үзара сәүдә күләмен 300 миллион долларга кадәр арттыру планлаштырыла.
Башкортстан белән Үзбәкстан бергәләп умартачылык продуктлары нигезендә косметика һәм фармацевтика производствосы, шулай ук апитерапия үзәге булдыралар. “Тератекс” предприятиесе Үзбәкстанда геосинтетика производствосын ачты. “Инмаш” концерны белән “Толпар” Башкортстан-Үзбәкстан технопаркы төзелә. “ГазРесурс” компаниясе Башкортстанда газ заправкалары челтәре төзи. Үзбәкстанга Башкортстан ашламалары экспортлана.
Шушы көннәрдә республикада Үзбәкстан сәүдә йорты ачылачак дип игълан ителде. Республика халкы бу төбәктә җитештерелүче товарлар белән шактый кызыксына. Гомумән алганда, Үзбәкстан –– Азия юнәлешләренә транзит пункты. Белүебезчә, 2022 елдан соң ил икътисады глобаль көньякка таба юнәлгән, һәм Үзбәкстан безне тышкы базарларга үткәрүчеләрнең берсе дисәк тә була. Кайбер экспертлар аны стратегик юнәлеш, стратегик партнер, дип атый.
Башкортстан белән Үзбәкстанның үзара бәйләнеше 2023 елда имзаланган 2024-26 елларга сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең “Юл картасы” нигезендә алга бара. Планлаштырылган 89 чараның 25е үтәлгән инде, 64е гамәлгә ашырыла.
“Юл картасы” кысаларында мәгарифтә хезмәттәшлек үсә. 2024-25 уку елында Башкортстанда Үзбәкстаннан 694 студент белем ала. Ике илнең югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек турында 23 килешү төзелгән. Үзбәкстанда УДНТУның өч брендлы сыйныфы ачылды. Былтыр апрельдә республиканың “Фәнни-белем бирү үзәге идарәче компаниясе” оешмасы Үзбәкстанның өч университеты белән килешү имзалады.
Декабрьдә Бохарада уртак фәнни проектлар өчен “Евразия НОЦ”ы вәкиллеге ачылды. Быел апрельдә аның галимнәре Бохара университетларында лекцияләр үткәрәчәк. Сәламәтлек саклау һәм туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек җайга салынган. Былтыр республикада Башкортстан белән Үзбәкстан арасында мәдәни алмашуны үстерүгә һәм дустанә элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән “Башкортстан-Үзбәкстанда озын гомерлелек. Туризм” социаль проекты гамәлгә ашырылды. Проект өлкән буын гражданнары өчен Сәмәрканд шәһәренә туристик сәфәрләр оештыруны күздә тота. Проектны гамәлгә ашыруга Башкортстан бюджетыннан 2,25 миллион сум акча бүленгән. Узган ел Үзбәкстанда Башкортстаннан 150 кеше булып кайткан. Тагы да Үзбәкстан республиканы хезмәт мигрантлары белән төп тәэмин итүче булып кала. Былтыр хезмәт эшчәнлегенә патентларның 73,6 проценты Үзбәкстан гражданнарына бирелгән.
Тышкы икътисади багланышларның ныклы хокукый нигездә төзелүе мөһим: бүгенге көнгә ике яклы 8 документ имзаланган, шул исәптән: Фирганә, Наманган, Джизак өлкәләре белән меморандумнар (2022-23 еллар); Каракалпакстан белән хезмәттәшлек турында килешү (2024 ел); Бохара өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планы (2023 ел).
Гомумән, Башкортстан территориясендә Үзбәкстан капиталы катнашлыгында 24 предприятие теркәлгән. Эшлекле һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә җайга салынган авиаэлемтә ярдәм итә. Уфа, Ташкент, Сәмәрканд һәм Наманган арасында туры авиаэлемтә гамәлгә ашырыла. Болар барысы да ике яклы мөнәсәбәтләрнең тотрыклы үсеше турында сөйли. Хәер, яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгып, кире кайтарылмаслык характер алсын өчен бу мөнәсәбәтләрне сакларга һәм үстерергә кирәк.
Һәм моның өчен хәзер күп нәрсә эшләнә. Мартта Уфада узачак “Агрокомплекс” форумында Үзбәкстан делегацияләренең катнашуы да мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк. Күрүебезчә, берничә ел элек башланган үзара файдалы мөнәсәбәтләр процессы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Безнең республика Русия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлеккә җитди өлеш кертә. Башкортстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек, төбәкләр арасындагы икътисади, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгытып, барлык юнәлешләр буенча тотрыклы үсеш күрсәтә.
Марат САФИН,
Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының кече фәнни хезмәткәре:
– Хәзерге геосәяси чакырулар һәм икътисади санкцияләр шартларында Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләрне ныгыту буенча актив стратегия күрсәтә, бу гомумрусия трендына туры килә. Көнчыгыш илләре, аерым алганда Үзбәкстан белән партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү төбәк икътисадының сыгылмалы һәм җайлашучан булуын күрсәтә.
Үзбәкстан – Башкортстанның традицион партнерларының берсе, һәм соңгы елларда республика тышкы икътисади багланышларны сизелерлек көчәйтә. Былтыр Башкортстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 183 миллион АКШ доллары тәшкил итте, бу, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 20 процентка күбрәк. Вәкилләрнең хөкүмәт дәрәҗәсендәге даими элемтәләре ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген һәм тотрыклы үсешен ассызыклый. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм инвестицияләр хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып кала.
Икътисади хезмәттәшлектән тыш, гуманитар багланышлар да актив үсә. Югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек әлеге мөнәсәбәтләрнең мөһим аспекты булып тора. Хәзерге вакытта 23 килешү гамәлдә, бу академик алмашу өчен ныклы нигез тудыра. Моннан тыш, Башкортстанның Евразия фәнни-белем бирү үзәге Үзбәкстанның өч университеты, шул исәптән Ташкент транспорт университеты белән партнерлык килешүләре төзеде.
Ике республиканың мәдәни проектлары да элемтәләрне ныгытуда сизелерлек роль уйный. Уфада — “Евразия” үзбәк мәдәни үзәге, ә Ташкентта Ә. З. Вәлиди исемендәге Башкорт үзәге эшли. 2023 елда Башкортстанның Милли музее үзбәк каллиграфлары тарафыннан ясалган Госман Коръәненең күчермәсен алды.
Башкортстан Үзбәкстан белән тышкы икътисади багланышларны үстерүдә активлык күрсәтә, бу товар әйләнешенең сизелерлек артуы һәм төрле өлкәләрдә актив хезмәттәшлек белән раслана. “Юл картасы” кысаларында имзаланган килешүләр һәм гамәлгә ашырылган чаралар алга таба хезмәттәшлек өчен ныклы нигез тудыра. Республикалар арасында гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне үстерү дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Глобаль үзгәрешләр шартларында әлеге стратегия республикалар өчен сизелерлек икътисади һәм мәдәни файда китерергә мөмкин.