+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 февраль 2025, 11:00

Сирәк металлар тармагын үстерү зарур

Президент Владимир Путин сирәк металлар тармагын үстерү буенча киңәшмәдә бу индустриянең ил икътисады өчен әһәмиятен ассызыклады һәм аның перспективаларын җентекләп карарга тәкъдим итте.

Сирәк металлар тармагын үстерү зарур
Сирәк металлар тармагын үстерү зарур

Сирәк металларга микроэлектроникада, энергетикада, санлы икътисад инфраструктурасын булдыруда, гражданнар һәм оборона өлкәсенең күп кенә секторларында ихтыяҗ зур. Асылда, сүз гомумдөнья прогрессы динамикасын билгеләүче яңа технологик торышның барлык тармаклары турында бара.

"Глобаль базарларда уңышлы көндәшлек итү, Русия икътисадының озак вакытлы ышанычлы үсешенә ныклы нигез булдыру өчен бу динамикага туры килергә кирәк", - диде Владимир Путин.

*Тармакны үстерү дөнья базарларында уңышлы көндәшлек һәм Русия икътисадының мөһим өлкәләрен үстерү өчен кирәк.

*Сирәк очрый торган металлардан продукция чыгару күләме күп тапкырлар артырга тиеш.

*2030 елга сирәк металларны эшкәртүнең тулы циклын җайга салу зарур, бу икътисадны һәм оборона-сәнәгать комплексын үстерү өчен кирәк.

"Быел технологик лидерлык гомумдәүләт проекты эшләтеп җибәрелде, ул «Яңа материаллар һәм химия» дип атала. Шул исәптән гомумдәүләт проекты кысаларында сирәк металл индустриясенең тулы циклын җайга салырга, аларны чыгаруны һәм эшкәртүне югары технологияле товарлар җитештерүгә кадәр тәэмин итәргә кирәк", - диде ил Президенты.

фото: рбк.ру

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас