+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 февраль 2025, 10:24

"Рәхмәт, туганым, кадерле Путин!"

Президент Владимир Путин Гвинея-Бисау Президенты Амару Сисоку Эмбало белән очрашты.

"Рәхмәт, туганым, кадерле Путин!"
"Рәхмәт, туганым, кадерле Путин!"

"Хөрмәтле Президент әфәнде, без Сезне күрүебезгә бик шат, рәхим итегез!" - дип мөрәҗәгать итте аңа очрашканда Владимир Путин.

"Рәхмәт, туганым, кадерле Путин!" — дип җавап бирде аңа урыс телендә Умару Сисоку Эмбало.

Сөйләшү барышында Русия Президенты билгеләп үткәнчә, илләр арасындагы икътисади элемтәләр «ике яктан да игътибарга мохтаҗ», һәм күп кенә Русия компанияләре Гвинея-Бисау базарында эшләүгә кызыксыну белдерә. Әлеге очрашу ике як өчен дә нәтиҗәле булды.

Фото: rbc.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас