Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди илебез Президенты Владимир Путинны агымдагы елда Һиндстанга рәсми визит белән килергә чакырды.
Русия лидеры Владимир Путин агымдагы елда, һичшиксез, Һиндстанга барачак, дип белдерде Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта визитның конкрет сроклары турында яклар әле сөйләшмәгән.
“Безгә чакыру килде, ләкин тәгаен сроклар турында, миңа билгеле булганча, яклар әле килешмәгән. Әмма бу илгә визит быел булачак", - дип белдергән Юрий Ушаков “РИА Новости”га.
Фото: mk.ru