+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 март 2025, 05:37

Полиция хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга вакыт!

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

Полиция хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга вакыт!Полиция хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга вакыт!
Полиция хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга вакыт!

Полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакы көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Бу хакта 5 мартта Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев даими рәвештә кадрлар комплекты булмау белән бәйле мәсьәләләрне куя, һәм бу - системалы проблема, ул барлык юнәлешләр буенча хәл итүне таләп итә.

«Социаль гарантияләрне ныгытуны, хезмәткәрләрнең акчалата тәэмин ителешен арттыруны күздә тотам — ул, һичшиксез, мондый очракларда әйтелгәнчә, көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш, — әлбәттә, торак, социаль характердагы башка мәсьәләләрне хәл итү дә кирәк», — дип ассызыклады Путин.

Президент Хөкүмәтне Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә бу проблемалар буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләүне һәм аларны карауга кертүне сорады.

«Танырга кирәк, бу мәсьәлә өлгереп җитте", - дип йомгаклады сүзен Владимир Путин.

Фото: kremlin.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас