- Безнең төбәкнең Финанс министрлыгы тарафыннан бик күп мәгърифәтчелек проектлары гамәлгә ашырыла, алар арасында «Финанслар турында диалоглар» да бар. Финанс мошенниклыгына каршы көрәшкә киңкүләм мәгълүмат чараларының барлык төрләре дә кушылган. Без мондый чараларның кирәклеген һәм гамәли файдалылыгын күрәбез, - дип билгеләде Андрей Назаров.
Конкурсның финал этабында катнашу өчен Башкортстанның Финанс министрлыгы тарафыннан «Финтеллект» республика квиз проекты – төбәк профсоюз хәрәкәтенең хезмәт ияләре өчен команда интеллектуаль уены тәкъдир ителде. Бүген республика Профсоюзлар федерациясе составына 430 меңнән артык кеше керә, бу күрсәткеч Башкортстанны Идел буе федераль округында 2нче урынга чыгара.
Тәкъдим ителгән проектның максаты – финанс культурасы элементларын интерактив формалаштыру.
«Финанс мәдәнияте башкаласы» конкурсы беренче мәртәбә уздырылды һәм ике этапта узды. Башкортстан 12 финалист арасына керде.
Фото: pravitelstvorb.ru