+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 март 2025, 20:34

Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенең III составы расланды

Башкортстан Хөкүмәтенең агымдагы елның 6 мартындагы 237-р санлы карары белән Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенең III составы расланды. Яңа составка 20 яшь министр керде.

Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенең III составы расланды
Башкортстан Яшьләр хөкүмәтенең III составы расланды

Республика Яшьләр хөкүмәтенең III составы рәисе итеп Роберт Вәлиев, беренче урынбасары - Адель Хөсәенова, рәис урынбасары – Аппарат җитәкчесе итеп Глүс Сабитов билгеләнделәр.

Яшьләр Министрлар кабинетына түбәндәгеләр керде:
Антонов Артемий - гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры;
Әхтәмова Кәримә - тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры;
Багдасаров Тимур - гадәттән тыш хәлләр министры;
Егоркин Сергей - торак-коммуналь хуҗалык министры;
Канбәков Илсур - авыл хуҗалыгы министры;
Мирхәйдәрова Индира - матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары министры;
Мөфтәхетдинов Олег - спорт министры;
Нехороших Ксения - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры;
Рәшитова Земфира - мәдәният министры;
Садыйков Илһам - мәгариф һәм фән министры;
Сидорова Арина - табигатьтән файдалану һәм экология министры;
Синицына Алена - яшьләр сәясәте министры;
Смаков Данис - сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры;
Тимербаева Карина - эшкуарлык һәм туризм министры;
Тимерханова Альбина - төзелеш һәм архитектура министры;
Шәмсетдинов Салават - сәламәтлек саклау министры;
Юламанов Айбулат - сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры.

Яшьләр хөкүмәте - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы иҗтимагый башлангычларда эшчәнлек алып баручы киңәшмә һәм консультатив орган. Ике ел дәвамында яңа состав төбәк эшчәнлегенең төрле өлкәләрен үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән социаль проектларны гамәлгә ашырачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас