Башкортстан парламенты 1995 елның мартында формалаштырыла. 1994 елның 2 мартында Башкортстан Республикасы Югары Советы “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында”гы Закон кабул итә, шул ук елның көзендә, 13 октябрьдә, “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар турында” закон кабул ителә.
1995 елның 5 мартында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар уза, һәм 21 мартта халык сайланучылары беренче утырышка җыела.
Үзенең 30 еллык тарихы башында Башкортстан парламенты Законнар чыгару һәм Вәкилләр палаталарыннан торды. 2002 елда Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә, һәм парламент бер палаталыга әйләнә.
Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай структурасында 110 депутат эшли. Даими нигездә эшләүче депутатлар саны 30 кеше. Калган 80 кеше депутат вәкаләтләрен төп эшчәнлектән аерылмыйча үти. Менә инде чирек гасыр республика парламентын ил күләмендә зур абруйлы парламентарийларның берсе Константин Толкачев җитәкли.
Республикада, барлык дәрәҗә власть органнарының бердәм эшләве нәтиҗәсендә, иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешнең барлык өлкәләрен көйләүче ныклы законнар базасы булдырылды. Барлыгы Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлеге чорында парламентарийлар өч мең ярымнан артык закон актларын кабул итте.
Җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай 2023 елның 5 октябрендә эшкә кереште. Парламент 110 депутаттан тора, шуларның 30ы даими нигездә эшли. Дәүләт җыелышы-Корылтай структурасында республика үсешенең барлык стратегик юнәлешләрен колачлаган 9 даими комитет, 9 эшче төркем һәм 17 эксперт советы эшли.
Депутатлар корпусының төп өлешен дүрт фракция вәкилләре тәшкил итә: “Бердәм Русия” бөтенрусия сәяси партиясе (88 депутат), “Русия Федерациясенең Коммунистлар партиясе” (8 депутат), “Гадел Русия – Патриотлар – Гаделлек өчен” (5 депутат), ЛДПР – Русиянең Либераль-демократик партиясе (4 депутат). Парламент составына шулай ук “Яшелләр” һәм “Яңа кешеләр” сәяси партияләренең берәр әгъзасы керә.
Бүген һөнәри парламент илнең һәм республиканың дәүләт системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Башкортстанда төбәккә уңышлы үсәргә, икътисадта колачлы проектларны гамәлгә ашырырга, нәтиҗәле социаль сәясәт үткәрергә мөмкинлек бирүче төпле законнар базасы формалаштырылды.
Өч дистә ел эшләү дәверендә парламент чын халык власте институтларын ныгытуда, гражданлык җәмгыятен үстерүдә бик зур адымнар ясады. Алга таба да аның эше республиканың тотрыклы социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешен, аның халкының иминлеген законнар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.