+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
17 март , 14:45

Иртәгә ике лидер сөйләшерме?

Трамп белән Путинның эшлекле сөйләшүе көтелә.

Иртәгә ике лидер сөйләшерме?
Иртәгә ике лидер сөйләшерме?
Америка лидеры Дональд Трамп 18 мартта Русия Президенты Владимир Путин белән әңгәмә үткәрергә җыенуы турында белдерде. Бу хакта 17 мартта “Reuters” агентлыгы хәбәр итте.

“Бездә Русия белән барысы да яхшы бара дип уйлыйм. Карарбыз, бәлки, бездә сишәмбедә игълан итәр яңалык булыр. Мин Президент Путин белән сишәмбе көнне сөйләшәчәкмен”, — дип билгеләде Трамп журналистлар белән әңгәмә вакытында.

АКШ Президенты сүзләренчә, хәзерге вакытта Украина конфликтын җайга салу өчен ”яхшы шанслар” бар.
"Ял көннәрендә күп эшләр башкарылды. Без бу конфликтка чик куя алырбызмы икәнен карарга телибез. Бәлки, без булдыра алырбыз. Бәлки, юктыр, әмма минем уйлавымча, безнең шанслар бик яхшы", - дип ачыклык кертте ул.

Фото: ru-novosti.com


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: