-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
20 март , 11:58

Санкция чараларының яңаларын уйлап табачаклар...

Русия гражданнарына һәм компанияләренә каршы гомумән алганда 28595 санкция кертелгән - бу дөньяның башка бөтен илләренә караганда да күбрәк.

Санкция чараларының яңаларын уйлап табачаклар...
Санкция чараларының яңаларын уйлап табачаклар...

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге съездында чыгыш ясаганда белдерде.

Шул ук вакытта Русия лидеры бизнесменнарны санкцияләрне вакытлы чаралар буларак кабул итмәскә һәм дөньяда сәүдә иреге режимын тергезүгә исәп тотмаска чакырды. Аның фикеренчә, «элек булганча инде булмаячак».

Һәм хәзер, Путин сүзләренчә, Көнбатыш илләре яңа рестрикцияләр белән яный һәм «бу санкцион пакетларны бер-бер артлы штамплыйлар».

Димәк, чикләү чаралары йомшартылса да, Көнбатыш дәүләтләре Русия «тәгәрмәчләренә таяк тыгу»ның яңа ысулын табачак.

Фото: ТАСС

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: