Чара башланыр алдыннан Дәүләт җыелышы фойесында төбәк җитәкчесе республика парламентының юбилеена багышланган күргәзмәне карады, анда архив материаллары һәм законнар чыгару тарихы белән бәйле мөһим тарихи документлар тәкъдим ителгән.
Тантаналы җыелышта Федерация Советы әгъзалары һәм Русия Дәүләт думасы депутатлары, республика власть органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
- Бүген без истәлекле датаны - республикабыз Дәүләт җыелышы-Корылтайның 30 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу юбилей Башкортстан тарихында мөһим чорны үз эченә ала.
Безнең парламент яңа Русиянең катлаулы чорында халыкның, аның мәнфәгатьләренең, демократик үзгәрешләрнең гаранты булып оештырылды, - диде Радий Хәбиров. - Бүген без горурланып әйтә алабыз: Башкортстан законнары - илдә иң нәтиҗәле законнарның берсе. Безнең күп кенә законнарыбыз башка төбәкләр өчен модель булды, федераль хокукый актлар нигезенә салынды.
Җиде чакырылыш депутатларның 30 ел киеренке эше дәвамынды төзелгән законнар базасы бүген республиканың барлык юнәлешләр буенча динамик үсешен ышанычлы тәэмин итә. Дәүләт җыелышы-Корылтай Башкортстанның бүгенгесен һәм киләчәген билгеләүче карарлар чыгару үзәге булды.
Бүген без Дәүләт җыелышы-Корылтайны формалаштыру башында торучыларга, аның стеналарында эшләүчеләргә һәм эшчәнлекләрен дәвам итүчеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең хезмәтегез, эшкә бирелгәнлегегез, сайлаучылар алдында җаваплылыгыгыз тирән ихтирамга лаек.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова сәламләү сүзендә Дәүләт җыелышының күп кенә башлангычларының федераль законнар нигезенә салынуын билгеләп үтте. Сенатор шулай ук илнең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко исеменнән котлау адресын укыды.
Шулай ук Русия Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев та үз котлауларын юллады, ул Русия парламентының түбән палатасы Рәисе Вячеслав Володинның котлавын укыды.
Башкортстанның закон чыгару органына 30 еллык юбилее белән котлауларны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан, Кырым һәм Түбән Новгород өлкәсе парламентарийлары җибәргән.
Фото: glavarb.ru