-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
25 март , 10:25

Владимир Путин оператив киңәшмә уздырды

Русия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә буенча Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырды.

Владимир Путин оператив киңәшмә уздырды
Владимир Путин оператив киңәшмә уздырды
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Президент ярдәмчесе Николай Патрушев, оборона министры Андрей Белоусов, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнаштылар.

- Бүген хокук саклау эшчәнлеге өлкәсеннән килгән мәсьәләләр, аерым категория гражданнар арасында хокук бозуларны профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру буенча өстәмә чаралар турында сөйләшәбез, - диде Владимир Путин.

Бу мәсьәлә буенча эчке эшләр министры Владимир Колокольцев чыгыш ясады.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: