+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
26 март , 20:11

"Илебездәге һәр тармак - үсештә"

Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустинның Дәүләт думасында Хөкүмәт хисабы белән чыгышы хакында үз фикерен белдерде.

"Илебездәге һәр тармак - үсештә"
"Илебездәге һәр тармак - үсештә"

"Нәкъ 25 ел элек, 26 мартта Владимир Путин беренче тапкыр Русия Президенты итеп сайланды. Илебез Хөкүмәте Премьер-министрының шушы датада депутатлар алдында чыгыш ясавы - бик символик мәгънәгә ия.

Беренче чиратта шуны ассызыклап үтәргә кирәк: 2024 ел нәтиҗәләре буенча илебездәге һәр тармак - үсештә. Хөкүмәтнең максаты - СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүдән тыш, үсешнең милли максатларына ирешү, гаиләләргә ярдәм күрсәтү, халыкның сәламәтлеге турында кайгырту, мәгарифне күтәрү, икътисадның үсешен тәэмин итү, инфраструктураны булдыру, технологик алгарыш һәм санлы трансформацияләр.

Бер сүз белән әйткәндә - халыкның иминлеген тәэмин итү. Болар барысы да Хөкүмәт тарафыннан гамәлгә ашырыла", - диде Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева.

Исегезгә төшерәбез, Премьер-министр Михаил Мишустин Дәүләт думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясады. Сүз башкарылган эш турында гына түгел, санкцион басымны җиңү буенча гамәлгә ашырылган адымнар турында да барды.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: