+10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
27 март , 15:32

Владимир Путин: "Уңышка ирешергә тырышыгыз!"

Кичә Русия Президенты Владимир Путин "Беренчеләр хәрәкәте"нең IV съездын ачу тантанасында катнашты.

Владимир Путин: "Уңышка ирешергә тырышыгыз!"
Владимир Путин: "Уңышка ирешергә тырышыгыз!"

Дәүләт башлыгы төрле төбәкләрдән съездда катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итте, аларны «Россия» үзәгендә сәламләде. Русия Президенты яшьләрне тәрбияләүдә "Беренчеләр хәрәкәте"нең әһәмиятен билгеләп үтте.

""Беренчеләр хәрәкәте"ндә 11 миллионнан артык кеше катнаша. Мин сезне моның белән котлыйм. Хәрәкәтнең төп бурычларының берсе - яшьләргә, үсеп килүче буынга, сезгә һәм яшьтәшләрегезгә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Чөнки әгәр кеше юл башында бу хәрәкәтне таба икән, бу - уңыш нигезе. Ә уңышны һәр кеше диярлек тели, хәтта ул үзенә бернәрсә дә кирәк түгел һәм болай да яхшы дип уйласа да. Юк, һәркем күңелендә уңышка омтыла. Тормышта үз юлыңны, тормышыңны багышларга әзер булган эшне табарга кирәк. Шул исәптән моның өчен дә беренчеләр хәрәкәте булдырылды", - дип билгеләде Владимир Путин.

Ачылу тантанасы «Россия» үзәгендә шоу-концерт форматында узды, аның төп идеясе «Гаилә, ил һәм дөнья нигезе буларак - Дуслык» концепциясе булды. Кунаклар, хәрәкәттә катнашучылар һәм аларның ата-аналары өчен тәҗрибәле һәм яшь артистлар чыгыш ясады. Тантана башында Русия гимнын съездда катнашучылар белән бергә беренчеләр хоры башкарды. Аңа төрле төбәкләрдән 100 кеше һәм «Звучи» үзәгенең алты солисты кергән.

Тантананың якты мизгеле учак булды. Хәрәкәт катнашучылары беренчеләрдән булып учак тирәсенә җыелды, бу - барлык балалар һәм өлкәннәрнең бердәмлеге символы. Тантананың төп артисты Полина Гагарина булды: ул Русиянең 89 төбәгеннән килгән съездда катнашучылар белән бергә «Миллион голосов» җырын башкарды.

Фото: "Беренчеләр хәрәкәте" матбугат хезмәте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: