«Иҗтимагый фикер» фонды (ФОМ) сайтында бастырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Алынган мәгълүматларга караганда, русиялеләрнең 81 проценты Путинга ышаныч белдерә, дәүләт башлыгы эшчәнлеген ил халкының 7 проценты тискәре бәяләгән, тагын 11 проценты әлегә фикерләрен белдерә алмаган. Моннан тыш, Президентка респондентларның 11 проценты ышанмый, тагын 8 проценты әлегә җавап бирә алмый.
ФОМ ачыклык керткәнчә, сораштыру 21 марттан 23 мартка кадәр Русиянең 51 субъектындагы 97 торак пунктында үткәрелгән. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,5 мең кеше катнашкан. Алынган мәгълүматларның статистик хатасы 3,6 проценттан артмый.