Киңәшмәдә Русия Дәүләт думасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, төбәк Хөкүмәте әгъзалары, предприятиеләр вәкилләре, шулай ук бөтен илдән профильле ведомстволар һәм колледжлар җитәкчеләре катнашты. Фикер алышуның модераторы - Русия Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм республикада урта һөнәри белем бирү системасын үстерү эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
- Кадрлар әзерләү һәм гомумән урта һөнәри белемне ныгыту мәсьәләсе - дәүләт бурычы. Хәзерге этапта сәнәгатьне актив үстерү шактый күп профессионаллар таләп итә. Һәм без аларга булган ихтыяҗны һаман да канәгатьләндерә алмыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Башкортстанның күпсанлы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен саклап калу бәхете елмайды безгә. Бездә 92 колледж һәм 44 филиал бар. Алар саны буенча без илдә лидерларның берсе.
Икенче юнәлеш – укытучылар һәм студентлар өчен мотивация системасын формалаштыру.
- Башкортстанда хезмәт хакы аз булган 5 меңләп педагог һәм производствода белем бирү мастерлары бар. Без иң уңышлы укытучылар 690 мең сум күләмендә грант ала дигән карарга килдек. 50ләп оста мондый ярдәмне алды инде, - диде Радий Хәбиров. - Стипендия белән дә шул ук хәл. 150 талантлы укучы өчен без аның суммасын 5 мең сумга җиткердек.
Өченче юнәлеш - предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү.
- Икътисадның өстенлекле тармаклары өчен эшче кадрларга ихтыяҗ зур булуны исәпкә алып, без кабул итүнең контроль саннарын ике тапкыр арттырдык инде, башта - 1 600 бюджет урынына, быел тагын 2 меңгә, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Әмма предприятиеләр өчен колледжлар белән эшләү – ике яклы юл. Алар да алга адым ясарга тиеш. Предприятие кечкенә генә булса да стипендия түләсә, теләсә кайсы егет яки кыз практиканы зур шатлык белән узачак.
Русия Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых Башкортстанның спорт өлкәсендәге тәҗрибәсен дә югары бәяләде.
Фото: glavarb.ru