+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
1 апрель , 15:00

Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре мөһим булмаячак

Президент Владимир Путин өч төбәктә ике предмет буенча гына ОГЭ тапшыру буенча эксперимент үткәрү турындагы канунга кул куйды, тиешле документ хокукый актларның рәсми порталында бастырылган.

Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре мөһим булмаячак
Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре мөһим булмаячак

Быел ОГЭ, урта һәм һөнәри белем бирү программалары буенча укырга кабул итү өч төбәктә: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Липецк өлкәсендә аерым тәртиптә узачак. Бу төбәкләрнең хакимияте, әгәр төп гомуми белем турында аттестат булса, ОГЭ нәтиҗәләренә бәйсез рәвештә кабул итәчәк һөнәрләр исемлеген билгеләү хокукына ия булачак.

Техникумга һәм колледжка керергә ниятләүчеләргә аттестат алу өчен эксперименталь төбәкләрдә бары тик урыс теле һәм математика буенча гына имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Фото: rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: