+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Сәясәт
2 апрель , 18:44

Башкортстан делегациясе - Абхазиядә

Төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Абхазия Республикасының яңа сайланган Президенты Бадра Гунбаның үз вазыйфасына керешү тантанасында катнашты.

Башкортстан делегациясе - Абхазиядә
Башкортстан делегациясе - Абхазиядә

Инаугурация тантанасына барлыгы 650 кеше килде, алар арасында Русия Президенты Хакимияте җитәк­чесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Дәүләт думасы делегациясе, шулай ук Русия төбәкләре һәм чит ил дәүләтләре вәкилләре бар иде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, ике республиканы сәүдә-икътисади, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек бәйли. Федераль дәрәҗәдә хупланган Русия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында ике яклы хезмәттәшлек ныгый.

- Башкортстан белән Абхазия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тарихы бай. Гомумән, башкортлар һәм абхазлар дус һәм бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр дип әйтергә була. Хәзер мөнәсәбәтләрнең "юл картасын" әзерлибез, аңа күп юнәлешләр керәчәк һәм без аларны ниндидер яңа тәкъдимнәр һәм идеяләр барлыкка килү процессында өстәячәкбез, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: