+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 апрель 2025, 08:53

Радий Хәбиров мөһим утырыш уздырды

Бүген Республика белән идарә үзәгендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча советның беренче утырышын үткәрде.

Радий Хәбиров мөһим утырыш уздырды
Радий Хәбиров мөһим утырыш уздырды

Совет эшендә яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) генеральный директорының беренче урынбасары Игорь Карачин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, социаль сәясәт өлкәсендә үсеш институтлары вәкилләре, шулай ук муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Үзенең кереш сүзендә төбәк җитәкчесе Совет эшчәнлегенең тормышның төп өлкәләренә – сәламәтлек саклау, мәгариф, мәшгульлек, социаль яклауга юнәлтеләчәген билгеләп үтте.

- Бу - кешеләрнең лаеклы тормышының нигезе. Без республиканың һәр кешесе безнең ышанычлы ярдәмебезне сизсен өчен эшләргә тиеш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бүген Башкортстан – милли-социаль инициатива кысаларында АСИ проектларын гамәлгә ашыруда сынау төбәге. Һәм бу яхшы нәтиҗәләр бирә, дүрт ел эчендә без тормыш сыйфаты рейтингында алга китеш ясадык - Башкортстан анда 40нчы урыннан 10нчы урынга күтәрелде.

Республика Башлыгы Стратегик башлангычлар агентлыгы белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм АСИ коллективына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде.

– Бездә партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Күп мәсьәләләрдә сез республика өчен остаз булып торасыз, һәм без үз эшебездә агентлык тәкъдимнәрен исәпкә алырга тырышабыз, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Утырыш азагында республика Башлыгы Совет әгъзаларына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм милли-социаль инициативада актив катнашучыларга Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас