+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 апрель 2025, 16:19

Башкортстан Башлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле белән очрашты

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Магомед Габделхәлимов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында төбәктәге социаль учреждениеләр системасын үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Башкортстан Башлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле белән очраштыБашкортстан Башлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле белән очрашты
Башкортстан Башлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле белән очрашты

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, шулай ук балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән берничә башлангычны тормышка ашыра.

– Федераль министрлыкка ярдәме өчен без бик рәхмәтле. Республикада дәүләтнеке булмаган сектор уңышлы үсә. Бездә реабилитация һәм тернәкләндерүнең техник чараларына сертификатлар системасы кертелде, – диде төбәк җитәкчесе. – «Талкас» шифаханәсе базасында реабилитация үзәге булдыру проектын тәкъдим итәргә телибез. Минем уемча, бу үзәккә, шул исәптән СВОда катнашучылар өчен дә, зур ихтыяҗ булачак.

Магомед Габделхәлимов, үз чиратында, республиканың министрлык белән югары дәрәҗәдә эш алып баруын раслады һәм төбәкнең перспективалы башлангычларына ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

– Башкортстан «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль проекты актив катнашучысы. Шушы кысаларда «Иминлек» социаль үзәге кебек әһәмиятле объект булдырылды, – диде ул. – Бүген мин шулай ук дәүләт белән шәхси партнерлык үрнәге – Кушнаренко районындагы «Ата-ана йорты» проектын карап чыктым. СВОда катнашучылар өчен «Талкас» шифаханәсе базасында реабилитация үзәге булдыру башлангычына килгәндә, без аны инвестиция комиссиясендә караячакбыз. Әгәр ул норматив таләпләргә туры килсә, проектка ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас