+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 апрель 2025, 10:00

Русия Чит ил эшләре министрлыгы: Запорожье АЭСы - ул Русия!

Киңкүләм мәгълүмат чараларында Запорожье АЭСын Украинага (ЗАЭС) тапшыру ихтималы темасына яки Украина, АКШ һәм халыкара оешмалар вәкилләре белән станциягә ниндидер уртак контроль урнаштыруга бәйле спекуляцияләр турында Русия Чит ил эшләре министрлыгы түбәндәгеләрне аңлата, дип хәбәр итә resbash.ru.

Русия Чит ил эшләре министрлыгы: Запорожье АЭСы - ул Русия!Русия Чит ил эшләре министрлыгы: Запорожье АЭСы - ул Русия!
Русия Чит ил эшләре министрлыгы: Запорожье АЭСы - ул Русия!
ЗАЭС - Русия атом-төш объекты. 2022 елның сентябрь ахырында узган ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләре референдумнары нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясе составына тулы кыйммәтле субъектлар сыйфатында керде. 2022 елның 5 октябрендә Русия Президенты Владимир Путин "Запорожье өлкәсе территориясендә атом энергиясен куллануда хокукый җайга салуның үзенчәлекләре турында" 711нче указга кул куйды, ул ЗАЭС статусын Русия юрисдикциясендә булган объект буларак ныгытты.

Станциянең Русия атом тармагына кайтуы - халыкара бергәлеккә танырга гына кала торган күптән тормышка ашкан факт. ЗАЭСның үзен яки аны контрольдә тотуны Украинага яки башка илгә тапшыру мөмкин түгел.

Станциянең барлык хезмәткәрләре - Русия гражданнары. Аларның гомере белән уйнарга ярамый, бигрәк тә безнең ил территориясендә украиналылар башкарган һәм эшләүләрен дәвам иткән ерткычлыкларны исәпкә алып.

Ниндидер дәүләт белән ЗАЭСның уртак эксплуатацияләү дә мөмкин түгел. Дөнья практикасында андый очраклар юк. Бу очракта, мәсәлән, атом-төш һәм физик атом-төш хәвефсезлеген тиешенчә тәэмин итү, атом-төш зыяны өчен гражданнар җаваплылыгы мәсьәләләрен җайга салу мөмкин түгел. Мөһим аспект шунда ки, Украина белән ныклы разведка диверсион потенциалына ия булган НАТО илләренең тыгыз хезмәттәшлеге бу дәүләтләр вәкилләрен ЗАЭС ка вакытлыча кертүне дә мөмкин түгеллеген раслый.

Ниндидер халыкара оешмаларның станцияне эксплуатацияләүдә катнашу идеясе дә абсурд булып тора, чөнки мандат та, компетенция дә аларга атом-төш объектларын эксплуатацияләүдә катнашырга мөмкинлек бирми.

Халыкара хокук нигезендә, төп профильле конвенцияләрне дә кертеп, үз территориясендә атом-төш һәм физик атом-төш хәвефсезлеген тәэмин итү өчен төп җаваплылык дәүләтнең үзендә. ЗАЭС очрагында - ул Русия Федерациясе.

Фото: vk.com/mid.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас