Тиешле закон хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Үзгәрешләр Русия Хезмәт кодексына кертелә. Яңалыклар үсмерләргә җәй көне ял һәм бәйрәм көннәрендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары юлламасы белән эшләргә рөхсәт итә. Шулай ук студентлар отрядлары составында да эшләргә мөмкин булачак. Ләкин алар дәүләт ярдәменнән файдаланучы яшьләр һәм балалар берләшмәләренең федераль яисә төбәк реестрына кертелгән булырга тиеш.
Үсмерне 14 яшьтән эшкә җәлеп итү өчен эш бирүчегә баланың һәм ата-аналарның берсенең ризалыгы кирәк булачак. 15 яшьтән үсмернең язма ризалыгы гына кирәк. Ятим балалар очрагында опека һәм попечительлек органының хуплавын алырга кирәк булачак.