+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 апрель 2025, 04:50

Тынычлыкка бер адым

Президент Владимир Путин махсус илче Стивен Уиткофф белән нәрсәләр турында сөйләште? Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта АКШ президентының махсус илчесе Стивен Уиткофф белән дәвамлы сөйләшү үткәрде. Яклар Украина тирәсендәге хәлләрне җайга салу турында фикер алышуны дәвам итте. Кремльдә әлеге әңгәмә Русия һәм АКШ лидерларының очрашуына өстәмә адым булырга мөмкин, дип белдерделәр.

Тынычлыкка бер адымТынычлыкка бер адым
Тынычлыкка бер адым
Владимир Путин һәм Стивен Уиткоффның алдагы очрашуы мартта Мәскәүдә узган иде. Хәзергесе Санкт-Петербургта Президент китапханәсе мәйдан­чыгында үтте, анда, аерым алганда, “Русия сәяхәтчеләр күзле­геннән” китап күргәзмәсендә дипломатик сәфәрләргә багышланган төрле тарихи документлар тәкъдим ителде.

АКШның махсус илчесе, Владимир Путинны күргәч, галстугын рәтләде, ә аннары кулын күкрәгенә куйды. Шуннан соң алар бер-берсенең кулларын кыстылар.
“Мистер Президент... Очрашырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт”, – диде Стивен Уиткофф. Аннары сәясәтчеләр сөйләшүләргә китте.

Владимир Путин һәм Стивен Уиткоффның сөйләшүе ябык режимда узды һәм 4,5 сәгатькә якын дәвам итте. Русия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков очрашуның төп темасы – Украинадагы хәлне җайга салуның төрле аспектлары, дип белдерде. “Бик җентекле эш дәвам итә. Әлбәттә, Стивен Уиткофф, Президент Трампның рәсми вәкиле буларак, АКШ Президентыннан Владимир Путин өчен ниндидер тәкъдимнәр алып киләчәк, Русия лидеры аларны тыңлаячак”, – дип аңлатты Дмитрий Песков очрашу алдыннан. Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, бу Дональд Трампка Русия по­зи­циясенең төп элементларын тапшыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Кремль вәкиле үз вакытында Владимир Путинның Дональд Трамп белән очрашуы да булачагына шикләнми. “Президент үзенең сәяси ихтыяры белән очрашу булырга тиешлеге, шул исәптән моның халык алдында булачагы турында белдерде. Очрашу тиешле вакытта узачак. Аңа әзерләнергә кирәк”, – диде Дмитрий Песков “Мәскәү. Кремль. Путин” программасына биргән интервьюсында. Аның сүзләренә караганда, Владимир Путинның Стивен Уиткофф белән сөйләшүе бу очрашуга әзерлекнең өстәмә адымы булачак.

Дональд Трампның махсус илчесе Петербургка җомга көнне килде, аның белән шулай ук Русия Президентының махсус вәкиле, Туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев очрашты. Стивен Уиткофф Исаакий соборында һәм Зур хораль синагогада булган.

Русия һәм АКШның махсус вәкилләренең үзара эш сә­фәрләрен шәрехләп, Дмитрий Песков аларны файдалы дип атады. “Бу Русия һәм АКШның бер-берсенә позицияләрен җиткерүнең бик яхшы, ышанычлы каналы”, – дип билгеләде ул. Русия һәм АКШ лидерлары шул рәвешле тапшырыла торган хәбәрләрне тыңлый, һәм эшләрнең реаль торышы һәм сөйләшүләрдә якын килү турында фикер йөртә ала, дип ассызыклады Кремль вәкиле. Аның бәяләвенчә, Мәскәү һәм Вашингтон мө­нә­сәбәтләрне җайга салу юлыннан бик түземлелек белән алга бара.

АКШ президенты Дональд Трамп, Украинадагы конфликтны җайга салу буенча дәвам иткән сөйләшүләрне шәрехләп, аның бәяләве буенча, барысы да яхшы бара, дип белдерде.

Шул ук вакытта, ул тиздән конфликтны җайга салуның неч­кәлекләре турында хәбәр итәргә вәгъдә бирде.

Элегрәк Русиянең Чит ил эшләре министрлыгы башлыгы Сергей Лавров Анталия дипломатик форумында чыгыш ясаганда, Ак йортның хәзерге хуҗасы Украина кон­фликтының беренче сәбәпләрен бетерү кирәклеген аңлый, АКШның яңа хакимияте проблеманың асылына төшенергә тырыша, дип белдергән иде.
“Россия сегодня” һәм RT медиатөркеменең баш мөхәррире Маргарита Симоньян Дональд Трамп чыннан да Украинадагы конфликтны бер көн эчендә тәмамларга тели һәм аның Киевка ярдәм итүгә бик күп акча сарыф итәсе килми, дип саный.

Русия 2022 елның 24 фев­ралендә Украинада махсус хәрби операция башлады. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренә караганда, аның максаты – сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллауларга, геноцидка дучар булган кешеләрне яклау. Ул билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операция – мәҗбүри чара, Русиягә башкача эшләү өчен бернинди дә мөмкинлек калдырмадылар, иминлек өлкәсендә башка чаралар белән җавап бирү мөмкин түгел иде.
 
Президент сүзләренчә, Русия 30 ел НАТО белән Европада иминлек принциплары турында килешү төзергә тырышып карады, ләкин җавап итеп алдау һәм ялган, басым ясау һәм шантаж омтылышлары белән очрашты, ә альянс шул арада, Мәскәүнең каршы килүенә карамастан, туктаусыз киңәя һәм Русия чикләренә якынлаша.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас