

Төбәк җитәкчесе искә төшергәнчә, Русия Президенты Владимир Путин ел ахырына кадәр миграция сәясәтенең яңа концепциясен эшләргә йөкләде. Аның төп юнәлешләре җәмгыять һәм халыкның иминлеге, Русиянең мәдәни үзенчәлеген саклау, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны саклау булачак.
– Без республикада диаспоралар һәм мигрантлар белән бу өлкә өчен җаваплы ведомстволар линиясе буенча системалы эш алып барабыз. Шул ук вакытта сораулар кимеми. Киресенчә, килүче чит ил гражданнары саны арта. Мин сезне бүген очрашуга чакырдым, республика җитәкчесе буларак үз позициямне лидерларга һәм диаспора вәкилләренә турыдан-туры җиткерү өчен, - диде Радий Хәбиров. - Беренчедән, Башкортстан - традицион рәвештә күпмилләтле төбәк. 2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча бездә 150дән артык халык вәкилләре яши. Урыслар, башкортлар, татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм башка бик күпләр биредә гомер-гомергә дус һәм тату яшәгәннәр. Һәм без бу дуслыкны, үзебезнең борынгы тарихыбыз, үзенчәлекле күпмилләтле мәдәниятебезне бик кадерлибез. Икенчедән, без - куәтле икътисадлы, алга киткән социаль өлкәле, төзек шәһәрләре һәм авыллары булган шактый бай һәм уңышлы Русия төбәге. Күп кенә күрсәткечләр буенча без илдә лидерлар һәм моның белән хаклы рәвештә горурланабыз. Өченчедән, бездә хезмәт сөючән һәм кунакчыл кешеләр яши, алар башка халыкларга, аларның мәдәниятләренә һәм традицияләренә хөрмәт белән карыйлар. Ассызыклыйм - без күпмилләтле йортыбызга тынычлык белән килгән, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән һәркемне кертергә әзер.
Диаспора вәкилләре очрашуда республиканың барлык мәсьәләләр буенча ярдәмен югары бәяләде һәм Башкортстанга килүче мигрантлар белән аларның социаль һәм мәдәни адаптациясе, Русия җәмгыятендә кабул ителгән нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өлешендә нәтиҗәле эш оештырырга әзер булуларын белдерделәр.
Фото: glavarb.ru