Русия Президенты Владимир Путин аның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Франциск христиан тәгълиматының тугры хезмәтчесе буларак зур халыкара абруй казанган.
Путин ассызыклаганча, понтифик Рим-католик чиркәве һәм Рус Православие Чиркәве (РПЦ) арасында диалог үсешенә, шулай ук Русия һәм Ватикан арасындагы хезмәттәшлеккә ярдәм итте.
Русия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Путин һәм Франциск берничә тапкыр очрашканнар һәм бер-берсенә зур хөрмәт белән караганнар.
Рим-католик чиркәве башлыгы Путин белән өч тапкыр очрашты, очрашулар 2013, 2015 һәм 2019 елларда узды.
Ул 88 яшендә үлде. Соңгы вакытта Рим папасы сәламәтлеге белән проблемалар кичергән.
фото: Vatican Media/Reuters