

Мәскәүдә Халыкара антифашизм форумы ачылды. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Катнашучыларга һәм кунакларга Русия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.
- Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе, илнең башка иҗтимагый-сәяси көчләре башлангычы белән оештырылган форум Мәскәүдә күп кенә дәүләтләрдән: танылган сәясәтчеләрдән, профсоюз, ветераннар, хатын-кызлар, яшьләр хәрәкәтләре вәкилләреннән катнашучыларны җыйды. Русиянең барлык парламент партияләре, җаваплы иҗтимагый-сәяси берләшмәләр берләштерелгән патриотик позициядә тора, илнең суверенитетын яклый, чит ил партнерларыбыз, тынычлык һәм гаделлек идеаллары кадерле булган һәркем белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтыла. Бергә XX гасырның иң канкойгыч сугышы, нацизмны җимергән Кызыл Армия сугышчыларының һәм командирларының үлемсез батырлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән башлангычларны тормышка ашыралар. Ассызыклап әйтәм, бүген планетада расизм, нацизм, фашизм, русофобия, антисемитизм, нәфрәт, түземсезлек уятуга, милли үзенчәлекне пропагандалауга нигезләнгән башка агрессив идеологияләрнең таралуына юл куймау өчен көчебезне берләштерү мөһим. Хәзерге һәм киләчәк буыннар алдында безнең уртак бурычыбыз шунда, - диде ул.
Фото: rbc.ru