+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 апрель 2025, 05:12

Путин ни өчен Трампны хөрмәт итә?

Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Песков сөйләгән.  

Путин ни өчен Трампны хөрмәт итә?Путин ни өчен Трампны хөрмәт итә?
Путин ни өчен Трампны хөрмәт итә?

Русия Президенты Владимир Путин Америка коллегасы Дональд Трампны Русия лидеры кебек үк көчле кеше булганы өчен хөрмәт итә. Бу хакта Кремльнең матбугат секретаре Дмитрий Песков “Le Point” француз гәзитенә биргән интервьюсында белдерде.

«Путин һәм Трамп позицияләре якын булган өлкәләр бар, ләкин бу аларның бөтен нәрсәдә дә якын дигәнне аңлатмый. Аларның һәркайсы барыннан да элек үз иленең мәнфәгатьләрен яклый. Һәм аларны икесенең дә диалогтан баш тартуның мәгънәсезлеген аңлаулары, шулай ук фикер алышу юлы белән хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итәргә әзер булулары берләштерә. Нәкъ менә бу Джо Байден җитәкчелегендәге элекке Америка хакимиятенә җитми иде", - дип билгеләде ул.

Песков шулай ук искә төшергәнчә, Трамп һәм аның гаиләсенә авыр сынаулар аша үтәргә туры килгән, әмма шул ук вакытта ул барыбер Ак йортка кайта алды, чөнки ул «җитди сәяси лидер һәм көчле шәхес» булып тора.
Кремль вәкиле ассызыклаганча, «шундый ук көчле кеше булган Путин Трампны шушы сыйфатлары өчен хөрмәт итә".

Элегрәк Песков белдергәнчә, хәзерге вакытта Русия һәм АКШ президентларының шәхси очрашуына әзерлек бара. Ул ассызыклаганча, аларның очрашуы нәтиҗәле булырга тиеш, чөнки ике лидер да нәтиҗәләр тели.

Фото: Evgenia Novozhenina / Reuters

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас