

Ачылу тантанасында Русия Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин катнашты. Ул ассызыклаганча, мондый ачык халыкара вакыйга беренче тапкыр уздырыла һәм яңа глобаль икътисад формалаштыруда мөһим әһәмияткә ия.
"Сезне бүген Мәскәүдә, "Русия" милли үзәгендә сәламләвемә шатмын. Чыннан да, без беренче тапкыр мондый ачык халыкара чара үткәрәбез. Без сезнең белән бергә яңа идеяләр турында фикер алышачакбыз, яңа проектлар формалаштырачакбыз һәм алар безнең илләр, кешелек, безнең кешеләр файдасына эшләячәк", - диде Максим Орешкин.
Ачык диалог кысаларында дөньяның 102 иленнән 18 телдә язылган 696 эш җыелган, шул исәптән пушту, малагаси, серб, грек һәм башка телләрдә. Авторларның иң зур кызыксынуын «Кешегә инвестицияләр» темасы уяткан, аннан соң «Бәйләнешкә инвестицияләр», «Технологияләргә инвестицияләр» һәм башка инвестицияләр килә. Бу темаларның һәрберсе буенча эксперт питч-сессияләре үткәреләчәк.
Фото: russia.ru