+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 апрель 2025, 12:20

Төбәк Башлыгы Андрей Назаровны котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Премьер-министр Андрей Назаровны 55 яшьлек юбилее белән котлады. Төбәк Башлыгы Андрей Геннадьевичның инде 6 ел үз вазыйфасында эшләвен һәм нәкъ менә шушы чорда Башкортстанның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен искәртте.

Төбәк Башлыгы Андрей Назаровны котладыТөбәк Башлыгы Андрей Назаровны котлады
Төбәк Башлыгы Андрей Назаровны котлады
Башкортстан Башлыгы Премьер-министрны «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйган һәм чарада аңа бу бүләкне тапшырды.

Андрей Назаров, үз чиратында, Радий Хәбировка хезмәтенә югары бәя һәм туган республика файдасына эшләү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерде.

- Мин намус белән эшләргә, Башкортстанга булган мәхәббәтемне эш белән исбатларга һәм Сез күрсәткән ышанычны акларга тырыштым, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Хөкүмәт әгъзаларына нәтиҗәле, уртак эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, һәркем үз урынында максималь эшли һәм миңа, җитәкче буларак, ярдәм итә. Муниципалитетлар башлыкларына аерым рәхмәт сүзләре әйтәм.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас