

Очрашу кысаларында катнашучылар агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү вариантлары турында фикер алышты. Илшат Фазрахманов Башкортстанның агросәнәгать комплексы потенциалын тәкъдир итте. Чарада ике яктан да тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Үзбәкстан - Башкортстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендәге традицион партнеры. Республикалар арасында ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре җайга салынган. АПК продукциясенең тышкы сәүдә әйләнеше 24 мең тоннага җитә. 2024 елда төбәктән Үзбәкстанга агрокомплекс продукциясе 8,9 миллион АКШ долларына 19,7 мең тоннадан артык экспортланган.
Очрашуда кошчылык, сөт продукциясен эшкәртү, терлекчелектә һәм умартачылыкта токымчылык эше өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен карадылар.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга рәсми визиты дәвам итә.
Фото: pravitelstvorb.ru