+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 Май 2025, 04:25

Украина буенча сөйләшүләр 15 майда башлана?

11 май төнендә Владимир Путин Русия һәм чит ил хәбәрчеләре алдында җитди белдерү белән чыгыш ясады.

Украина буенча сөйләшүләр 15 майда башлана?Украина буенча сөйләшүләр 15 майда башлана?
Украина буенча сөйләшүләр 15 майда башлана?
Владимир Путин Киевка турыдан-туры сөйләшүләрне алар өзелгән урында - Истанбулда яңартырга тәкъдим итте. Ул очрашуны пәнҗешәмбе, 15 майга билгеләде.

"Иртәгә Эрдоган белән сөйләшү булачак. Аның мәйданчыкны тәкъдим итүен сорыйсым килә», — дип билгеләде Президент.

Ул хәбәр иткәнчә, Русия беренчел шартларсыз сөйләшүләргә әзер. Путин шулай ук Америка лидеры Дональд Трампка Украинаны җайга салуда арадашчы тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Президент сөйләшүләр барышында утны туктатуга чыгу мөмкин булачагын кире какмады.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас