+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Май 2025, 06:08

Британиядә Путинның Украина буенча тәкъдимен бәяләделәр

Русия Президенты Владимир Путин Көнбатыш илләре белән сәяси каршылыктан җиңүче булып чыкты. Аның Украина буенча тыныч сөйләшүләр турындагы тәкъдимен Британия эксперты Александр Меркурис шулай бәяләде.  

Британиядә Путинның Украина буенча тәкъдимен бәяләделәрБританиядә Путинның Украина буенча тәкъдимен бәяләделәр
Британиядә Путинның Украина буенча тәкъдимен бәяләделәр

«Кичә без вәзгыятьне күзәтә алдык, Европа лидерлары (Украина Президенты Владимир Зеленский белән бергә булган профаннар өере) үз эшенең остасы белән очраша. Кичәге сәяси каршылыктан кем җиңүче булуы турында бернинди шик тә булмады. Алар хәтта аңа көндәшлек тә булдыра алмады", - диде ул.

Аның сүзләренчә, Русия лидеры 30 көнлек утны туктатудан баш тарткан очракта, Мәскәүне санкцияләр белән шантажлаган Көнбатышны «филигран рәвештә җиңде». Меркурис билгеләп үткәнчә, Путин Көнбатыш лидерларын «алар бөтенләй көтмәгән хәлгә куйган».

Фото: President of Russia Office / Keystone Press Agency / Global Look Press

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас