+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 Май 2025, 12:35

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасының Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе - Башкортстан Республикасының Баш дәүләт торак инспекторы итеп Илшат Сәетов билгеләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләндеЯңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Илшат Сәетов 1980 елның 8 апрелендә Дүртөйле районының Гөбелекөчек авылында туган. Уфа дәүләт нефть техник университетын, Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен, Уфа фән һәм технологияләр университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 2000 елда «Башкирнефтепродукт»та ягулык салу станциясендә оператор булып башлый.

2002-03 елларда – «Уралтранснефтепродукт» предприятиесенең «Черкассы» линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә технологик насослар машинисты, «Башнефть»нең «Башнефтепродуктсервис» җәмгыяте автозаправка станциясе мастеры.

2003-08 елларда - «Уралсибнефтепровод» Черкасск нефть үткәргеч идарәсенең җитештерү бүлеге инженеры, әйдәп баручы инженер, нефть үткәргечләрне эксплуатацияләү бүлеге башлыгы.

2008-09 елларда - «Канчураремстройгаз» директоры урынбасары, баш инженеры.

2010-16 елларда - «Уралтранснефтепродукт»ның «Черкассы» линия җитештерү-диспетчерлык станциясе башлыгы.

2016-19 елларда эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән.

2019-25 елларда - Башкортстан Республикасы Башлыгы Контроль идарәсенең бүлек мөдире, җитәкче урынбасары.

Фото: главарб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас