

Төбәк җитәкчесе иҗади проектларга ярдәм итүгә комплекслы якын килү кирәклеген ассызыклады.
– Безнең бурыч - республикада креатив бергәлек белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле эшләүче механизмын булдыру, шулай ук проектларны озата бару, – диде Радий Хәбиров. - Ярдәмнең актуаль чараларын системага салу да мөһим.
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, креатив индустрияләрне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге төзелде һәм аларны үтәүгә керештеләр.
Ярдәм чаралары арасында Рөстәм Моратов грантлар, субсидияләр, салым ташламалары, консультацияләр, шулай ук җир кишәрлекләрен сатулашуларсыз арендага алу мөмкинлеген билгеләп үтте.
Беренче этапта, республика Башлыгы кушуы буенча, пилот территорияләрне билгеләделәр. Болар - Уфа, Агыйдел, Сибай, Стәрлетамак, шулай ук Белорет, Бөре һәм Чишмә районнары.
Фото: glavarb.ru