+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 Май 2025, 06:35

Владимир Путин хәрби-техник хезмәттәшлек буенча комиссия утырышы үткәрде

Президент Владимир Путин видеоконференция режимында Русия Федерациясенең чит ил дәүләтләре белән хәрби-техник хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды.

Владимир Путин хәрби-техник хезмәттәшлек буенча комиссия утырышы үткәрдеВладимир Путин хәрби-техник хезмәттәшлек буенча комиссия утырышы үткәрде
Владимир Путин хәрби-техник хезмәттәшлек буенча комиссия утырышы үткәрде
- Бүген былтыргы хәрби-техник хезмәттәшлек буенча нәтиҗәләр ясыйбыз, хәзерге вакытта бу стратегик мөһим өлкәдә вәзгыять ничек барлыкка килүен тикшерәбез, нинди мәсьәләләрне төзәтергә кирәклеген билгелибез. Русиянең 2030 елга кадәрге чорда чит ил дәүләтләре белән хәрби-техник хезмәттәшлек стратегиясен исәпкә алып, яңа карарлар да кабул итәргә кирәк булачак, - диде Владимир Путин. - Үткән елда безнең предприятиеләр үз экспорт йөкләмәләрен тулаем үтәде, дип саныйм. Кайбер очракларда чит ил партнерлары белән бергә ике якны да канәгатьләндерә торган карарлар кабул ителде, ә үзара хезмәттәшлекнең формалары һәм ысуллары сыгылмалы һәм оператив төзәтелде.

Оборона-сәнәгать комплексы чыгарыла торган продукциянең бөтен номенклатурасы буенча диярлек көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Һәм төп, беренче чираттагы бурыч үзгәрешсез: бу - махсус хәрби операциядә катнашучы барлык бүлекчәләрне һәм частьларны тәэмин итү.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас