

Утырышта Русия агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгаклар ясалды, шулай ук киләчәккә стратегик бурычлар билгеләнде. Коллегиядә катнашучыларга ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин видеомөрәҗәгать юллады. Ул тармак үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.
– Русия Президенты 2030 елга агропромда җитештерү күләмен чиреккә арттырырга кушты, ә мондый продукция экспорты шул ук вакытка 1,5 тапкырга артырга тиеш, - дип билгеләп үтте Михаил Мишустин. - Без азык-төлек хәвефсезлеге доктринасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Ул инде бөртек, үсемлек мае, шикәр, ит, балык буенча башкарылган булса да, кайбер позицияләр буенча төп күрсәткечләр әлегә кирәкледән түбән. Шул исәптән – үзебезнең селекция орлыклары буенча. Шул ук вакытта уңай динамика да күренә. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу өлкәдә үз-үзеңне тәэмин итү 67 проценттан артып киткән, ә кайбер бөртекле культуралар буенча Русиядә җитештерелгән орлыклар хәтта күбрәк тә. Башка юнәлешләр буенча да казанышлар бар.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үз чыгышында азык-төлек продукциясен эшкәртүдәге вәзгыятьне контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклады, чөнки ул кулланучылар базарына турыдан-туры йогынты ясый.
Илнең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут агросәнәгать комплексының үсеше турында җентекләп сөйләде. Ул, аерым алганда, чәчү кампаниясе барышына тукталды һәм язгы чәчүнең актив фазада булуын билгеләп үтте. Агымдагы елда илдә ашлык җыю узган елга караганда күбрәк булырга мөмкин.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында республика агросәнәгать комплексының соңгы еллардагы эшенә йомгаклар ясады, шулай ук тармак үсешенең өстенлекле юнәлешләренә тукталды.
- Башкортстан, алдынгы авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе буларак, илебезнең азык-төлек иминлегенә зур өлеш кертә. Без күп күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклыйбыз. Катлаулы һава шартларына карамастан, узган ел агропродукция җитештерү 14,2 процентка арткан. Хөрмәтле Оксана Николаевна, без сезгә аграрийларыбызга системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле. Федераль ярдәм күләме узган ел 2,9 миллиард сумнан агымдагы елда 4,2 миллиард сумга кадәр арткан. Бу бик зур ярдәм. Узган ел республикада 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Техник культуралар – шикәр чөгендере, майлы культуралар җитештерү буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешелде. Мәсәлән, майлы ризыклар җитештерү 38,5 процентка арткан. Хәзер республикада язгы кыр эшләре актив бара. Планлаштырылган мәйданнарның 75 проценттан артыгында чәчелгән. Быел алар 2,8 миллион гектар тәшкил итәчәк. барлык ресурслар белән – орлыклар, финанслау, ягулык – майлау материаллары белән-без тәэмин ителгән. Эшләрне планлы тәртиптә алып барабыз, - диде республика Башлыгы.
Фото: glavarb.ru