Вице-премьер, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында доклад ясады.
Башкортстанның финанс министры вазыйфасын башкаручы Светлана Малинская үз докладында 2024 елда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хәбәр итте. Мәсәлән, салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомум күләме 299,8 млрд сум тәшкил иткән, ә чыгымнар - 317,9 млрд сум. Чыгымнар структурасында социаль юнәлешле булу сакланып калган. Әлеге максатларга 231 млрд сум акча юнәлтелгән, бу гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру темпларын, шулай ук республиканың иң мөһим программаларын саклап калу мөмкинлеге биргән.
Республиканың Контроль-хисап палатасы рәисе Константин Шаһиморатов билгеләп үткәнчә, Башкортстанның бурыч йөкләмәләре буенча срогы чыккан бурычы юк, ә төбәк бюджеты кытлыгы Русия Бюджет кодексында билгеләнгән чикләүләрдән артмый.
Фото: glavarb.ru