+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Май 2025, 05:45

Владимир Путин катгый таләп куйды

Владимир Путин спорт медицинасы өлкәсендә тәртип урнаштыруны таләп итте.

Владимир Путин катгый таләп куйдыВладимир Путин катгый таләп куйды
Владимир Путин катгый таләп куйды
Русия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, спорт медицинасы өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк, чөнки бу «шәхси лавка» түгел һәм махсус федераль орган — Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА). Аның сүзләрен РИА Новости җиткерә.

"Нигә ниндидер "шаманнарны" җәлеп итәргә? Аңламыйм. Монда тәртип урнаштырырга кирәк. Контроль дәүләт тарафыннан булырга тиеш, бу бит шәхси лавка түгел", - диде Русия лидеры, ФМБАның профессиональ рәвештә спорт медицинасы белән шөгыльләнүен ассызыклап.

Ул шулай ук спорт министры Михаил Дегтяревны бу мәсьәләгә игътибар бирергә һәм бу өлкәдәге вәзгыятьне «аек акыл халәте»нә китерергә чакырды.

Фото: Global Look Press

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас