

Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Әрмәнстан Премьер-министры Никола Пашинянны 50 яшьлек юбилее белән котлады. Русия һәм Әрмәнстанның тарихи дуслар булуын да ассызыклады Президент.
"Русия һәм Әрмәнстанны тарихи яктан дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Бу, һичшиксез, Евразия киңлегендә тотрыклылык, хәвефсезлек һәм иминлекне ныгыту юнәлешендә бара", - диелә хәбәрдә.
Президент Пашинянга нылык сәламәтлек, бәхет һәм дәүләт эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Фото: am.sputniknews.ru