- Башкортстан - ЮНЕСКО проектларында актив катнашучыларның берсе. Яңа мөһим инициативалар арасында - «Торатау» геопаркын ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү эше. Моннан тыш, Торатау, Юрактау һәм Куштау шиханнарын, шулай ук Уралдагы иң борынгы Воскресенск бакыр эретү заводы комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә номинацион досьелар әзерлибез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Быел бу исемлеккә "Шүлгәнташ" мәгарәсен, аның кыяда ясалган рәсемен кертү карарын зур өмет белән көтәбез.
Александр Алимов республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча Русия комиссиясе белән актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
- Сезнең республика - уникаль партнер. Сез безнең эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча уңышлы эшлисез. Сезне 30 майда Уфа Фән һәм технологияләр университетында ЮНЕСКОның «Геопарклар һәм тотрыклы үсеш территорияләре» кафедрасы ачылу белән котлыйбыз, – дип ассызыклады Александр Алимов. - Чыннан да, агымдагы елның июлендә Парижда узган чираттагы сессиядә Бөтендөнья мирас комитеты Шүлгәнташ мәгарәсе буенча заявканы караячак. Без беләбез, экспертлар бәяләмәсе безгә уңышка өметләнергә яхшы нигез бирә, әгәр чит ил сәяси көндәшләре комачауламаса. Досье әзерләгән һәм экспертларның барлык киңәшләрен үтәгән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм. "Торатау" геопаркына килгәндә, бу гаризаны 2026 елда алга этәрәчәкбез.
Чара ахырында Радий Хәбиров Александр Алимовны Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләде.